Карадуган авыл җирлегендә халык җыены

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

8 нче август көнне Карадуган авыл клубында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы катнашында халык җыены булып узды. Җыенны Карадуган авыл җирлеге башлыгы Низамиев Камил Вәкил улы ачып җибәрде. Ул соңгы 5 елда башкарылган эшләргә хисап тотты һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Җыелышта 80 кеше катнашты, алар арасында җирлек депутатлары, учреждение җитәкчеләре, мәктәп-бакча хезмәткәрләре, авыл картлары, дин әһелләре.  Очрашу барышында авыл җирлеген кызыксындырган темалар каралды һәм халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде. Халык җыены авыл үзешчәннәре концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International