2019 нчы елның 20 нчы августында "Хыял" яшьләр үзәге баскетбол буенча ярышлар үткәрде. Ярышларда 4 команда катнашты.
2019 нчы елның 19 нчы августында "Хыял" яшьләр үзәге "Юл хәрәкәте иминлеге" башлыгы Хадеева Лилия Мөхәммәд кызы белән берлектә "Хыял" спорт - сәламәтләндерү палаткалы лагерында ял итүче балалар очен юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 22 августта төнлә һәм иртән урыны белән томан.
20 нче август көнне 19:00 сәгатьтә Пыжмара мәдәният йортында Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы катнашында халык җыены булып узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгын үтәү йөзеннән, авыл хужалыгы продуктларын җитештерүче кооперативлар һәм ширкәтләр комбайннарын, транспорт чараларын, ындыр табагын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүне тәэмин итү максатларында Балтач районында 17 нче июльдән 19 нчы июльгә кадәр авыл хужалыгы продуктларын җитештерүче кооперативлар һәм ширкәтләр арасында уңышны җыеп алуга әзерлек буенча конкурс узды.
2019 нчы елның 20 нче августында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы «Хыял» палаткалы спорт сәламәтләндерү лагерендә 4 станциядән торган квест уен уздырды.
Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 500 җиңүчене билгеләячәк. Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр. 60 мең сум күләмендәге премияләрне шулай ук иң күп мәйданда иген урдыру күләмнәре буенча 20 механизатор алачак. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум күләмендә премия алачак.
2018 нче елда Россия Федерациясе Салым кодексы 45.1 статьясы белән тулыландырылды, 2019 нчы елның 1 нче гыйнварыннан физик затларга милек салымнарын түләүне гадиләштерергә мөмкинлек бирүче бердәм салым түләү төшенчәсе кертелде.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - бу вируслы зооноз авыруы, шул ук вакытта бөерләр зарарлана. Инфекциянең чыганагы булып тычканнар тора.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңлатканча, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле мәсьәләләр буенча, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча «Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсы экспертлары белән түләүсез консультация үтәргә була (http://provbiz.ru).