ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2019 ел
җомга

Россиядә халыкның патриотик рухын тәрбияләүгә юнәлдерелгән берничә бәйрәм бар. россияда ел саен Флаг көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр бу бәйрәм 1994 елда барлыкка килгән, шул мизгелдән башлап безнең илдә дәүләтнең төп символы – флагка багышланган бәйрәм датасы барлыкка килгән.

21 нче август көнне СМУ микрорайончыгында Факел хезмәткәрләре татар халкының борынгыдан килгән “Кич утыру” йоласын үткәрде. Әлеге кичәдә мөлаем, ягымлы, гореф-гадәтләрне барлап, яшь буынга өйрәтеп калдырырга омтылучылар да, читтән карап торучылар да бар иде.

2019 нчы елның 21 нче августында «Хыял» яшьләр үзәге «XXI гасыр пиратлары» дигән квест-уенын финалын үткәрде. Әлеге чарада Балтач муниципаль районының эшче яшьләре катнашты. Ярышларда 6 команда катнашты.

Татарстанда кадастр бәясен бәяләүчеләр билгели торган бәяләү эшчәнлеге турындагы законнан РФ субъектында булган кадастр бәясен махсус тудырылган дәүләт бюджет учреждениеләре билгели торган дәүләт кадастр бәяләү турындагы законга күчеш чоры дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 2017 нче елда ДБУ «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» булдырылды.


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, авыл  тематикасы  буенча  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  ел  саен  оештырыла  торган  “Минем җирем  -  Россия” VI Бөтенроссия мәгълүмати-агарту  проектлары  конкурсында  катнашуга  заявкалар  кабул итү тәмамлануга ике  атнадан да  азрак калды,  дип  искәртә.    Ике  ай  эчендә  конкурска илебезнең  71  төбәгеннән     500дән артык  проект  алынган,  шул  исәптән  Татарстаннан  -  20.   

2019 нчы елның 22-27 августында Казанда чираттагы зур чара узачак — Татарстан башкаласы эшче һөнәрләрнең халыкара чемпионатын кабул итәчәк. Яшь инженерлар, программистлар, дизайнерлар һәм башка белгечләр үз осталыкларын ялгыз һәм команда ярышларында күрсәтәчәкләр.

22 август – Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне.

Начар метеорологик күренешләр: 23 нче  август Татарстан Республикасында урыны белән көтелә: - төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк  (Казанда - төнлә һәм иртән); - төнлә һәм иртән томан.

Ел саен 22 нче августта Россия Федерациясе Президентының 1994 нче елның 20 нче августындагы 1714 нче номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бөтен ил буенча Россия триколорына багышланган тантаналы чаралар уза. Бу көнне илебез тарихына һәм аның символикасына аерым игътибар бирелә. 2019 нчы елда Дәүләт флагы көнен 25 нче тапкыр билгеләп үтәчәкләр.

Бүген, 22 нче августта Балтач районында мәгариф хезмәткәрләренең "Балтач муниципаль районында мәгариф торышы: гамәлләрдән нәтиҗәләргә» дигән темага август киңәшмәсе узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International