ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Август ае    рейтингы  йомгаклары  буенча  иң  яхшы  күрсәткечләр  Татарстанның Чистай    (20,71 сум), Буа  (20,38 сум), Алексеевск (20,30 сум) һәм Балтач  (20,29 сум) районнарында. Аларда  халыктан  сатып  алына  торган  сөткә  бәяләр  республика  буенча    уртача бәягә   (18,06 сум) караганда югарырак.  

24 нче август көнне, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен данлыклау өчен тантаналы кабул итү булды. Балтач районын Хәкимовлар гаиләсе тәгъдим итте!

2019 нчы елның 25 нче август көнне «Хыял» яшьләр үзәге МБУ «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» белән берлектә «Террорчылык – җәмгыятькә куркыныч!» акциясе үткәрде.


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасында  урып-җыю башланганнан  бирле   2,25 млн. тонна  ашлык  җыелды.  Бер атна  эчендә  генә  дә     1,0 млн. тонна ашлык  җыеп алынды.  Бу  хакта  шимбә  көннне  уздырылган  Хөкүмәт киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.   

23 нче август көнне Бөрбаш авыл клубында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Ильшат Солтан улы катнашында халык җыены булып узды.

23 нче август көнне Шубан мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән амбарда эшләүчеләрне матур җырлары һәм шигырьләре белән ял иттерде.

23 нче август көнне, “Игенче- һәрчак хөрмәттә” дип исемләнгән, Норма авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре белән басуда урак өстендә янып-көеп, тырышып эшләүче комбайнерларга, шоферларга, механизаторларга һәм Кариле амбарында эшләүчеләргә ял концерты тэгъдим итте.

22 нче август көнне Чутай , Нөнәгәр мәдәният йортлары, Комзавод, Кошкэтбаш авыл клублары мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать коллективлары СХПК  "Кызыл юл"  һәм "Уныш" кооперативлары игенчеләре алдында агитбригада концерты оештырдылар.

23 август көнне Норма авыл җирлегендә «Минем каникуллар» проекты кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен белгечлэре  муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә инвалид балалар һәм опекун гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен ишегалды уеннары уздырдылар.


24
август, 2019 ел
шимбә

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Казанга  эш  сәфәре  белән  килгән   Казахстан  Республикасы  авыл  хуҗалыгы  министры  Сапархан  Омаров   белән  очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International