ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры күршеләр белән кишәрлек чикләрен килештерү буенча инструкция әзерләделәр.

27 нче август көнне Арбор авылында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы катнашында халык җыены булып узды. Җыен авыл үзешчәннәренең концерты белән башланды.​ Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизулла улы соңгы 5 елда башкарылган эшләр белән чыгыш ясады. Аннары Хәйретдинов Айдар Фоат улы районда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Җыен барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм авылны төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Россия Юстиция министрлыгының Казан хокук академиясенең институтында арбитраж идарәчеләрен әзерләүнең бердәм программасы буенча белем алган тыңлаучыларның имтиханы узды.

23 нче август көнне, “Чайкала иген кырлары” дип исемләп, Карадуган авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре белән басуда урак өстендә тырышып эшләүче комбайнерларны  ял иттерде.

Татарстанлылар 2018 нче ел өчен милек салымнарын түләү өчен гаризалар ала башлады.
 


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

28 август көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин Татарстанда яшим» дигән чара уздырдылар.

2019 нчы елның 16 нчы августыннан башлап республикада яшәүчеләр 2018 нче ел өчен транспорт, җир һәм милек салымын түләүгә салым белдерүләре белән почта аша җибәрүләр ала башладылар. Салымнарны быел 2 нче декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.

22 нче август көнне кичке Сосна гөрләп торды. Өр - яңа спорт мәйданчыгында яшьләр берничә командага бүленеп баскетбол уйнадылар. Соңрак район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы һәм РТ Дәүләт Советы рәисе урынбасары Ратникова Римма Атлас кызы катнашында бу мәйданчыкны ачу тантанасы булды.  Чарадан соң авыл клубында халык белән очрашу узды.


27
август, 2019 ел
сишәмбе
Балтач районында эш атнасы йомгаклары буенча район башлыгының «2019 нчы елның иң яхшы комбайнчысы» дигән вымпелын тапшыру дәвам итә. Алдынгыларга шулай ук сертификатлар бирү башлады. 26 нчы август көнне район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы кулыннан бу атналыкның иң яхшы 33 комбайнчы сертификат алды. Бу комбайнчыларның эш стажы зур, эш күрсәткечләре югары һәм алар район алдынгыларына рәтендә. Бу атнада район башлыгы вымпелына Нурулла Ульданов лаек булды.
 

23 нче август көнне Балтач бистәсенең Каенлык урамында балалар уен һәм спорт мәйданчыгы ачылды. Ачылышка барлык спорт сөючеләр җыелган иде. тантаналы ачылышта Балтач район башлыгы Рамил Рашитович Нотфуллин катнашты, яшь буынга изге теләкләрен ирештереп, бәхет, сәламәтлек теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International