Карадуган басуларында күңелле җырлар яңгырады

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

23 нче август көнне, “Чайкала иген кырлары” дип исемләп, Карадуган авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре белән басуда урак өстендә тырышып эшләүче комбайнерларны  ял иттерде.

Түбән Кенә авылы киленнәре Рания Гарипзянова һәм Шагиева Энҗеләрнең моңлы тавышлары игенчеләребезнең йөрәкләренә үтеп керсә, Карадуган авылыннан Әлфия апа һәм Римма Гарапшинаның җырлары һәркемне яшьлегенә, балачагына алып кайтты. Ә инде 18 яшеннән трактор руле артында киң басуларны иңләп, хәзерге вакытта да трактор җене кагылган 70 яшен тутырып килүче  Габделхай Мухаметшинның җырлавын таң калып тыңладылар. Иң яшь үзешчәнебез, Таузар иле авылыннан Регина Галиахметованың "Бөрлегән" җыры, комбайнерларга көне буена җитәрлек дәрт өстәде. Ял концертын бик ошатып, кабат килүләрен көтеп, олы рәхмәтләрен ирештереп, озатып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International