27 нче август көнне Арбор авылында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы катнашында халык җыены булып узды. Җыен авыл үзешчәннәренең концерты белән башланды. Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизулла улы соңгы 5 елда башкарылган эшләр белән чыгыш ясады. Аннары Хәйретдинов Айдар Фоат улы районда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Җыен барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм авылны төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.