Балтач боксчылары Сабадан җиңү белән кайтты

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Саба районында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Булат Галиев истәлегенә 2008-2017 елгы кызлар һәм егетләр арасында бокс ярышлары узды.

Ярышта Балтач, Саба, Арча, Түбән Кама, Кама Аланы, Алабуга, Волжск, Казан командалары катнашты.

Бокс ярышында Балтач боксчылары да матур нәтиҗәләргә иреште. Зәкиев Васил шәкертләре Дилүс Габдрахманов, Руслан Әхмәдәлиев – икенче, Әмирхан Шакиров, Виктория Мельник, Мәрьям Минһаҗева, Ризат Солтанов өченче урын яуладылар. 

Эдуард Галиев шәкертләре Әнвәр Фәнисов – икенче, Азиз Фәнисов, Раян Хөсәенов, Даниил Закиров, Кәрим Әхмәтбаев, Радмир Маннапов, Арсений Мөлеков өченче урынга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International