28 август көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин Татарстанда яшим» дигән чара уздырдылар. Балалар өстәл уеннары уйнадылар, Татарстан Республикасы флагын һәм гербын буядылар, Ватаныбыз белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Шөгыль татлы бүләкләр өләшү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.