23 нче август көнне Бөрбаш авыл клубында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Ильшат Солтан улы катнашында халык җыены булып узды. Ул районда эшләнелгән эшләр һәм курсәткечләр белән таныштырды. Шулай ук килэчэк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары сайлавында катнашырга чакырды. Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Галимуллин Равиль Расим улы Бөрбаш авыл җирлегендә соңгы 5 елда башкарылган эшләргә хисап тотты һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Җыелышта 100 дән артык кеше катнашты, алар арасында җирлек депутатлары, учреждение җитәкчеләре, мәктәп-бакча хезмәткәрләре, авыл картлары, дин әһелләре. Очрашу барышында авыл җирлеген кызыксындырган темалар каралды һәм халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде. Халык җыены авыл үзешчәннәре концерты белән тәмамланды.