23 август көнне Норма авыл җирлегендә «Минем каникуллар» проекты кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен белгечлэре муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә инвалид балалар һәм опекун гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен ишегалды уеннары уздырдылар.
Командалы спорт эстафетасы балаларда аеруча кызыксыну уятты, анда балалар үз көчләрен сынап, биремнәрне лаеклы үттеләр. Бүгенге уздырылган ишегалды уеннары балалар арасындагы арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне үзгәртер, аларның физик һәм психологик сәламәтлеген ныгытыр дип ышанабыз. Чара татлы бүләкләр өләшү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.