24 нче август көнне, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен данлыклау өчен тантаналы кабул итү булды. Балтач районын Хәкимовлар гаиләсе тәгъдим итте!
Әти - әниләре баларына яхшы үрнәк булып торган, ә балалар, үз чиратында, үз нәселләренең иң яхшы традицияләрен кабул итә торган, Балтач районының Иске Салавыч авылында матур, күркәм дистәләгән гаилә яши. Шундый хөрмәтле, үрнәк гаиләләрнең берсе Зөлфәт Гарифҗан улы һәм Дания Кавил кызы Хәкимовлар гаиләсе. Хәкимовлар гаиләсенең тормыш тарихы беренче карашка гади кебек тоелса да, бу алай түгел. Аның төп үзенчәлеге - ул гаилә әгъзаларының бердәмлеге. Якын кешеңнең җилкәсен, аның ярдәмен тою бу бик мөһим. Зөлфәт Гарифҗан улының һәм Дания Кавил кызының төп чыгышлары Балтач районы Иске Салавыч авылы. Иртә яшьтән үк алар авыл хуҗалыгы өлкәсендә туган җирдә эшли башлаганнар. Зөлфәт Гарифҗан улы 40 елдан артык тракторчы булып уңышлы эшли. Аның казанышлары лаеклы бәяләнгән: аңа "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" исеме бирелгән, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт династиясе булу - бу гаиләнең уникальлеге. Зөлфәт Гарифҗан улының атасы - Гарифҗан Хәким улы 45 ел туган колхозында эшләгән һәм уллары бу хезмәт династиясен дәвам иткән. Әлеге гаиләнең гомуми стажы 153 ел тәшкил итә. Тормыш иптәше шулай ук "Татарстан" авыл хуҗалыгы предприятиесендә 37 ел эшли һәм районның алдынгы сыер савучысы булып тора. 1983 елда Хәкимовларның тату һәм нык гаиләсе туа. Алар үз гаиләләрен саклап кала һәм тулыландыра, тәртипле һәм хезмәт сөючән кызлар Гөлия, Алия һәм Рәнис улларын тәрбияли. Хакимовларның тормыш кыйммәтләре гади һәм чын: бер – береңә, тирә-юньдәгеләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт, йорт, гаилә турында кайгырту, эш-бары тик намус белән генә. Нәкъ менә шушы сыйфатлар өчен алар балтачлыларның хөрмәтен яуладылар инде.