23 нче август көнне, “Игенче- һәрчак хөрмәттә” дип исемләнгән, Норма авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре белән басуда урак өстендә янып-көеп, тырышып эшләүче комбайнерларга, шоферларга, механизаторларга һәм Кариле амбарында эшләүчеләргә ял концерты тэгъдим итте. Кариле кызы Зәринә Заляева, Норма авыл егете Әмирхан Шакиров, Кили авылыннан Гүзәл Насриеваларның моңлы тавышлары игенчеләребезнең йөрәкләренә үтеп керде. Чапшар авылының “Энҗекәй” бию төркеме кызларының биюләре аларга эшләргә дәрт өстәде. Норма җирлегенең амбар хуҗасы Алмаз Харисович рәхмәтләрен җиткереп үзе дә җыр бүләк итте.