22 нче август көнне Чутай , Нөнәгәр мәдәният йортлары, Комзавод, Кошкэтбаш авыл клублары мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать коллективлары СХПК "Кызыл юл" һәм "Уныш" кооперативлары игенчеләре алдында агитбригада концерты оештырдылар. Төшке аш вакытында барган ярты сәгатьлек концерт тырыш игенчеләребезгә бик ошады. Аларга тазалык , саулык, эшләрендә уңышлар, яхшы һава торышы теләп саубуллашканда кабат килүләрен сорап калдылар.