21 нче август көнне СМУ микрорайончыгында Факел хезмәткәрләре татар халкының борынгыдан килгән “Кич утыру” йоласын үткәрде. Әлеге кичәдә мөлаем, ягымлы, гореф-гадәтләрне барлап, яшь буынга өйрәтеп калдырырга омтылучылар да, читтән карап торучылар да бар иде. Халкыбызның борынгы йолалары, гореф-гадәтләрен саклап калу белән бергә районыбызда шундый талантлы олыларыбыз, яшьләребез булуына таң калып карады кичәгә килүчеләр. Чараның бизәге булып Җәмилә апа һәм баянчы Илшат абый булды. «Тэнкэ салыш», «Капкалы», «Наза», «Гөлбану, Габдулла», «Чүпләм», «Ак калач», «Парлы» кебек милли уеннар, такмаклар, әйтемнәр, биюләр белән күңелле вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Чара бик матур тәэсирләр калдырды. Өлкән буын: «Яшьлеккә, үсмер чактагы кичке уеннарда катнашкан мизгелләргә алып кайттыгыз, йорт мәшәкатьләрен бер якка куеп, бергәләшеп шундый матур кичә оештыргансыз,» - дип билгеләп үттеләр. Кыскасы, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары яшәп килүенә ихластан сөенеп кайттык