ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Җәй айларында кызу көннәрдә олысы-кечесе елга буйларына, сулыкларга агыла. Әмма шул ук вакытта үз-үзләрен саклау кагыйдәләрен искә алып бетерми. Көтелмәгән хәл килеп чыкканда югалып калырга мөмкин.  Шул рәвешле батып үлү очраклары килеп чыга. Июнь аеның  16-18 көннәрендә республикада  4 бала суда батып үлгән.

“Хәтер һәм кайгы көне” уңаеннан, 20 июньдә “Факел” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бистәнең СМУ микрорайонында урнашкан универсаль спорт мәйданчыгында балалар өчен “Без дөнья балалары” дип исемләнгән рәсем  конкурсы оештырды. Рәсемнәр аша балалар Җир Шарындагы тынычлыкны, халыклар дуслыгын чагылдырырга тырыштылар. Төрле төстәге  акбурлар белән асфальтка үзләренең гаиләләрен, дусларын, матур табигать күренешләрен, чәчәкле болын-кырларны, яшел киң басуларны сурәтләделәр. Озак та үтмәде спорт мәйданчыгы салават күперен хәтерләтердәй төсләр белән тулды. Конкурста кече һәм өлкәнрәк  яшьтәге балалар да катнашты


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Юл хәрәкәте,  җәяүлеләр иминлеген тәэмин итү максатыннан һәм Балтач шәһәр тибындагы бистәдә транспорт чаралары хәрәкәтенең  елдан-ел киеренкеләнә баруын исәпкә алып, “Автомагистраль инжиниринг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять проектлар оешмасы тарафыннан, “Балтач-Шәмәрдән”  (Балтач бистәсенең Ленин урамындагы  Һади Такташ урамы чатыннан алып Нариман урамы чатына кадәр) региональ автомобиль юлының  әлеге өлешендә берьяклы  хәрәкәт оештыруны күздә тоткан  проект эшләнде.


18
июнь, 2016 ел
шимбә

Борнак авыл китапханәсе язучы Рөстәм Кутуйга  80 ел тулу уңаеннан  Республика яшүсмерләр китапханәсе оештырган "Я полон стихами,я радусь свету" исемле анкета бәйгесендә катнашты.Арча аграр һөнәр көллиятенең 1 курсында белем алучы Лилия Касыймова  диплом белән бүләкләнде.

Арбор авылында яшәүче Таҗетдинова Нәкыя Фәсхетдиновнага 18 июнь көнне 90 яшь тулды

Пыжмара авылында яшәүче Һадиева Асия Һадиевнага 18 июнь көнне 90 яшь тулды.

Бүген – 17 июнь көнне районыбыз җирлегендә яшәүче удмурт халкы зурлап, Урта Көшкәт авылында үзләренең традицион милли бәйрәмнәре – “Гырон быдтон” ны үткәрде. 
Җәйнең иң матур вакытында, болын-тугайларның аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән чорында удмурт халкы элек-электән табигать кочагында үзләренең милли бәйрәмнәрен билгеләп үтә торган булган. “Гырон быдтон” – удмуртларның иген уңышы сорап, дога кылу бәйрәме. Шуңа күрә бу вакытта алар гыйбадәтханәләрдә түгел, ә табигать кочагында дога кылалар.


17
июнь, 2016 ел
җомга

Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

Табибларга, шәфкать туташларына, фельдшерларга кешеләр үзләренең, якыннарының сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар. Медицина хезмәткәрләре кешеләр язмышы өчен үзләренең җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, ваемсызлыкка юл куймыйлар, һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр.

17 июнь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясе каршында оештырылган “Крепыш” дип аталган гимназия яны лагеры балалары кунакта булдылар. Туган ягыбызның матурлыгын, аның һәр ел фасылында да гүзәллеген, табигатьнең һәр баласы-чәчәге, агачы, кошы, җәнлеге дә яклауга, саклауга мохтаҗ икәнлеген балаларга аңлату максатыннан “Китаплы, кояшлы җәй кочагында” исемле виртуаль экологик сәяхәт ясалды. Балалар китапханәбезгә килүче шушы тематиканы яктырткан вакытлы матбугат, энциклопедияләр белән танышкач, 4 станциядән торган сәяхәттә булып, табигать турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр.

16 июнь көнне “Хыял” яшьләр  үзәге белгечләре районның “Романтик” лагерында ял итүче балалар өчен “Күңелле стартлар” дип аталучы күңел ачу чаралары оештырды. Балалар һәм яшүсмерләр спортка карата булган мөнәсәбәтләре аша “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы”  дигән теманы яктыртып, наркотикларга, начар һәм зарарлы гадәтләргә каршы булуларын белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International