“Хәтер һәм кайгы көне” уңаеннан, 20 июньдә “Факел” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бистәнең СМУ микрорайонында урнашкан универсаль спорт мәйданчыгында балалар өчен “Без дөнья балалары” дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды. Рәсемнәр аша балалар Җир Шарындагы тынычлыкны, халыклар дуслыгын чагылдырырга тырыштылар. Төрле төстәге акбурлар белән асфальтка үзләренең гаиләләрен, дусларын, матур табигать күренешләрен, чәчәкле болын-кырларны, яшел киң басуларны сурәтләделәр. Озак та үтмәде спорт мәйданчыгы салават күперен хәтерләтердәй төсләр белән тулды. Конкурста кече һәм өлкәнрәк яшьтәге балалар да катнашты. Ә ахырда дуслык җиңде. Катнашучыларның һәркайсына истәлек бүләкләре тапшырылды.