Бөек Бәйрәм — Җиңү көне алдыннан Балтач районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Петров Илназ Ильич һәм Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Заляев Рафил Хәлиф улы, Пижмара төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Пыжмара авыл җирлеге территориясендәге бердәнбер тыл ветераны - Әхәтова Гөлбикә Заһидулла кызын котладылар.
Аңа чын күңелдән Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы һәм Балтач районы башлыгы Нутфуллин Рамил Рәшит улы исеменнән истәлекле бүләкләр һәм җылы котлаулар тапшырдылар.