"Гаилә архивын тапшыр»республика конкурсында катнашырга чакырабыз

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

 Сезнең гаилә тарихы Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында мәңге саклануын телисезме? Ул вакытта сез Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән "Гаилә архивынны тапшыр" конкурсында катнаша аласыз.

Шәхси документлар коллекциясен, фотографияләр, фоно, видео һәм башка шәхси документлар тапшырып 20, 30 һәм 50 мең сум акча ота аласыз. Муниципаль этапка конкурс нигезләмәсе кысасында гаилә документларын Балтач районы башкарма комитетының архив бүлегенә түбәндәге адрес буенча тапшырырга була: Балтач шәһәр тибындагы поселогы, Ленин урамы, 45 йорт. Барлык кызыксындырган сораулар буенча архив бүлегенә 2-56-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Конкурсның муниципаль этабында җиңүче гаилә архивы документларының төп нөсхәләре - Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивына саклауга куелачак. Архивка документлар тапшырылса да, авторлык хокуклары документ ияләрендә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International