Игътибар! Балтачта янәдән берьяклы юл булдырыла

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Юл хәрәкәте,  җәяүлеләр иминлеген тәэмин итү максатыннан һәм Балтач шәһәр тибындагы бистәдә транспорт чаралары хәрәкәтенең  елдан-ел киеренкеләнә баруын исәпкә алып, “Автомагистраль инжиниринг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять проектлар оешмасы тарафыннан, “Балтач-Шәмәрдән”  (Балтач бистәсенең Ленин урамындагы  Һади Такташ урамы чатыннан алып Нариман урамы чатына кадәр) региональ автомобиль юлының  әлеге өлешендә берьяклы  хәрәкәт оештыруны күздә тоткан  проект эшләнде.

Әлеге проект 2016 елның 22 мартында ТР Юл хәрәкәте иминлегенең Баш дәүләт инспекторы Р.Н. Миңнеханов  белән килешенеп,  “Татарстанның юл-транспорт комплексы торышы һәм үсеше буенча баш идарәсе” ГКУ директоры Э.Ю.Данилов тарафыннан расланды.


Шулай ук, югарыда әйтелгәннәрне һәм Балтач  шәһәр җирлеге Советы күрсәтмәсен (№30, 15.04.2016 елдан башлап) исәпкә алып, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының  Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты  “Муниципаль әһәмияткә ия гомуми кулланыштагы юлларда – Балтач бистәсенең Нариман урамындагы юл өлешендә (Ленин урамы чатыннан Чехов урамы чатына кадәр) һәм Чехов урамындагы юл өлешендә (Ленин урамы чатыннан Чехов урамы чатына кадәр) берьяклы хәрәкәт оештыру турында» карар (№28, 26.05.2016 елдан башлап)  чыгарды, тиешле документлар әзерләнде һәм килешенде.


“Юл хәрәкәте иминлеге турында “Федераль законның (№ 196-ФЗ 10.12.1995 елдан башлап) 21 маддәсендәге 3нче пунктына нигезләнеп,  автомобиль юлының әлеге өлешендә, 2016 елның 27 июненнән башлап, берьяклы хәрәкәт оештырылачак. Шул ук вакытта, 2016 елның 27 июненнән башлап, югарыда әйтелгән Ленин урамы юлы өлешендәге хәрәкәт уңаенда, сул яктагы  “Туктап тору тыела” һәм “Машина кую тыела» дигән юл билгеләре алыначак. Әмма транспорт чараларын туктатып торуга һәм  тукталышка куюга (бер генә рәткә) кагылышлы кагыйдәләрнең үтәлеше, полиция хезмәткәрләренең юл хәрәкәте Кагыйдәләренең 12 маддәсендәге таләпләргә нигезләнеп, катгый күзәтү астында булачак.    

 

 

Илдар  Габдрахмнов,
Балтач шәһәр җирлеге

башкарма комитеты җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International