Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.
Табибларга, шәфкать туташларына, фельдшерларга кешеләр үзләренең, якыннарының сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар. Медицина хезмәткәрләре кешеләр язмышы өчен үзләренең җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, ваемсызлыкка юл куймыйлар, һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр. Ак халат ияләре шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ярдәмгә киләләр. Алар пациентларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итеп, тормышка кабат кайтырга булышалар. Белемле, һөнәри осталыкка ия булу, төгәллек, фидакарьлек белән беррәттән, ак халатлыларга кешелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәләре дә хас. Армый-талмый эшләгәннәре һәм үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән Балтач районының киләчәгенә уңышлы нигез салулары өчен барлык медицина хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иясе килә.
Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар һәм җан тынычлыгы телим!