Таҗетдинова Нәкыя Фәсхетдиновнага 18 июнь көнне 90 яшь тулды

2016 елның 18 июне, шимбә

Арбор авылында яшәүче Таҗетдинова Нәкыя Фәсхетдиновнага 18 июнь көнне 90 яшь тулды Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Арбор” җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International