Пыжмара авылында яшәүче Һадиева Асия Һадиевнага 18 июнь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев, “Кама” авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗиповлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.