Җәй айларында кызу көннәрдә олысы-кечесе елга буйларына, сулыкларга агыла. Әмма шул ук вакытта үз-үзләрен саклау кагыйдәләрен искә алып бетерми. Көтелмәгән хәл килеп чыкканда югалып калырга мөмкин. Шул рәвешле батып үлү очраклары килеп чыга. Июнь аеның 16-18 көннәрендә республикада 4 бала суда батып үлгән.
16 июнь көнне Питрәч районының Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер 9 яшьлек малайны коткарганда батып үлгән. Шаһитлар сүзләреннән ачыкланганча, 9 яшьлек малай елгада ата-анасыннан башка коенган. Ул бата башлагач, беренче булып Колай урта мәктәбенең 14 яшьлек укучысы ярдәмгә килгән. Әмма 9 яшьлек малай каушап, коткаручысын батыра башлаган. Бераз вакыттан соң аларны ике ир-ат күреп алган. Беренче булып 9 яшьлек малайны ярга чыгарганнар, ә яшүсмерне таба алмаганнар. Бары 17.16 сәгатьтә генә яшүсмернең үле гәүдәсен ярдан 8 метр ераклыкта һәм 4 метр тирәнлектән Казан водолазлары табып ала.
17 июнь көнне Арча районы Чиканас авылы эчендәге бөяп куйган инештә 2007 һәм 2008 елгы ике бала батып үлгән. Бу хакта балаларның берсе өскә калкып чыккач кына белгәннәр. Аны чыгарганда аяклары нәрсәгәдер тигән. Карасалар-икенче бала су төбендә ята. Арча эчке эшләр бүлегенә бу хактагы хәбәр кичке алтыда килеп ирешә.
18 июнь кичке сәгать 7.00дә Яңа Чишмә районының Архангел Бистәсе авылында 10 яшьлек бала суга батып үлгән. Дима исемле әлеге малай күпер аша велосипедтан чыкканда идарәне югалта һәм суга егылып төшә. Аның гәүдәсен водолазлар ярдәмендә икенче көнне 11:20 сәгатьтә генә табып алалар.
Әти-әниләр һәм балаларның иминлеге өчен җавап бирүче затлар, балаларның үзләрен генә калдырмавыгыз, алар белән аңлату эшләре алып баруыгыз сорала. Игътибарлы һәм сак булыгыз!!! Әгәр дә бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, район гадәттән тыш хәлләр идарәсенең дежур-ярдәм хезмәте телефоны номерлары: 2-58-01 яки 01.
Хөрмәтле райондашлар, җәйге су коену чорында саклану кагыйдәләрен төгәл үтәгез, исән-имин булыгыз!