ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

22 июньдә Балтач район үзәк хастаханәсендә “2014 – 2020 елларда Татарстанда халыкны наркоманиядән саклау” республика максатчан профилактика программасы кысаларында, ведомствоара семинар-киңәшмә булып узды. 

1941 елның 22 июне илебез   хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана.  Тарих битләренә Бөек Ватан сугышы башланган дип язылган көн. Безнең өчен Хәтер көне.

 

75 ел элек шушы көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырылган. Без онытырга тиеш түгел: 1418 көн һәм 1418 төн барган бу сугыш тулы бер буынның бәхетен җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, яшьлек матурлыгын-романтикасын ут ялкынында көйдерде, өлкәнрәкләрне толлык-ятимлек хәсрәтендә, тормыш нужасында газаплады...

Көннәрнең бик эссе торуы үзеннән-үзе райондашларыбызны су янына этәрә. Ләкин районыбызда су коенырга рөхсәт ителгән бер генә сулык та плотина яки елга да юк. Бу хакта авыл җирлеге башлыклары халыкны кисәтеп, сулыклар янына «Су коенырга ярамый» дигән элмә такталар да урнаштыралар.

Балалар өчен көтеп алынган җәйге каникул башланды. Яшүсмерләр җәйге чорда әти-әнигә булышу йөзеннән, яисә буш вакытны әрәм итмәү һәм акча эшләү исәбеннән төрле оешма-предприятияләргә вакытлыча эшкә урнаша.

Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексында балигъ булмаганнарны эшкә алганда эш бирүчегә тиешле таләп-кагыйдәләр куелган. Бу язмамда хөрмәтле укучылар, Сезне шулар белән таныштырып үтәсем килә. Бу кагыйдәләрне белү әти-әниләргә дә комачау итмәс. Чөнки балаларыбызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен иң беренче чиратта без, әти-әниләр, җавап бирәбез.
 

Алдан хәбәр иткәнчә, 21 июнь көнне Балтач үзәк мәчетендә район ифтары уздырылды. Ифтар алдыннан мәчеткә җыелган мөселман райондашлар алдында Татарстан Баш казые, район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Ресрубликасыныӊ мөфтиенеӊ  урынбасары  Рөстәм хәзрәт   Хәйруллин  чыгыш ясадылар

Терлек азыгы әзерләү кампаниясен уракка төшү алмаштырачак. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның карары нигезендә, 10 июльгә кадәр район авыл хуҗалыгы  җәмгыятьләре җитәкчеләренә  комбайннарның төзеклеген һәм әзерлеген тәэмин итү,  амбар хуҗалыкларын тәртипкә китереп бетерү  бурычы куелды. Һава шартлары уңай торганда, 15 июльдән уракка төшәчәкбез, дип белдерде Рамил Рашитович.

Хәзерге көндә авыл хуҗалыгы тармагының терлек азыгы әзерләү өлкәсендә хезмәт к уючылар өчен “кызу” чор. Терлек азыгы хәзерләү кампаниясе тулы куәтенә бара. Дөрес, тиешле срокка, ягъни, 15 июньгә күпьеллык  үләннәрнең беренчел катын чабып-урып бетерүне башкарып чыга алмадылар. 21 июньдә башкарылган эш күләме күрсәткечләреннән күренгәнчә, иж беренчелщрдщн булып, 13җәмгыятьтә эш төгәлләнде.  Алдынгылар рәтендә “Татарстан”, “Сорнай”, “Бөрбаш”,  “Яңа тормыш”, “Сосна”, “Смәел”, “Игенче”, “Арбор”, “Борнак”, ”Дуслык”, “Алга”, “Кама”, “Маяк” җәмгыятьләре.   


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

20 июнь көнне КДН комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда 4 эш каралып, административ хокук бозучыларга карата карарлар кабул ителде.

 

Районыбызның бер авылында 16 яше тулмаган малайны скутерда йөргән килеш хокук саклаучылары туктата. Йөртү хокукы булмаган килеш транспортта йөрергә ярамый дигән сүзләргә дә карамый «тимер атны иярләгән» малай үзе комиссиягә килмәгән иде, ә менә әтисенә комиссия әгъзаларының дәгъваларын тыңларга туры килде һәм гаилә башлыгы әлеге скутерны шул көнне үк сатып та җибәрүен җиткерде.

Татарстан Республикасында "112" системасы 2010 елның 1 маеннан гамәлдә. “112” бердәм номеры буенча шалтыратулар Татарстан Республикасының бөтен территориясендә кәрәзле һәм стационар элемтә абонентларыннан тәүлек әйләнәсендә кабул ителә.

“112” операторлары көн саен уртача алганда гражданнардан килгән биш меңләп шалтыратуны эшкәртәләр. “112” телефонына бары тик ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, мөлкәтегезгә яки әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янаганда гына шалтыратыгыз.

Су кергәндә саклык чаралары хакында онытырга ярамый. Коену фаҗига белән төгәлләнмәсен өчен  кеше нәрсәләр белергә, суда үзен ничек тотарга тиеш? Бу язмада сүзебез шул хакта.

Үзегезгә таныш булмаган, коену өчен билгеләнмәгән сулыкларда су кермәгез. Тирәнлеге, су төбенең рельефы билгеле булмаган урыннарда суга чуммагыз. Үзегез генә коенмаска тырышыгыз. Еракка йөзеп керү дә куркыныч – хәлең бетүе, кире чыгарга көчең җитмәве мөмкин.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International