Татарстан Республикасында "112" системасы 2010 елның 1 маеннан гамәлдә. “112” бердәм номеры буенча шалтыратулар Татарстан Республикасының бөтен территориясендә кәрәзле һәм стационар элемтә абонентларыннан тәүлек әйләнәсендә кабул ителә.
“112” операторлары көн саен уртача алганда гражданнардан килгән биш меңләп шалтыратуны эшкәртәләр. “112” телефонына бары тик ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, мөлкәтегезгә яки әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янаганда гына шалтыратыгыз.
"112"операторы үз чиратында ашыгыч ярдәм күрсәтүнең ни дәрәҗәдә зарур булуын бәяли. Моның өчен кирәкле барлык хезмәтләр: ашыгыч ярдәм, янгын сагы, полиция, газ хезмәте һәм террорга каршы хезмәтне чакыра; абонентка консультация-белешмә мәгълүматлары белән ярдәм күрсәтә.
Әллә ни ашыгыч булмаган мәсьәләләр, әйтик, ТКХ (ЖКХ) системасындагы аварияләр яки төрле белешмә алу максаты белән “112” номерына шалтыратмагыз.
Зарурлык килеп чыкканда ярдәмне мөмкин кадәр тизрәк чакыру өчен түбәндәге гади, әмма файдалы киңәшләрне исегездә калдырыгыз.
Бу мөһим! “112” номерын җыйгач:
– операторның җавабын көтегез. Номерны яңадан җыймагыз, һәр шалтырату сезне чират ахырына куячак;
– үзегез белән таныштырыгыз, кыска һәм аңлаешлы итеп, кайда, кем белән нинди хәл килеп чыкканын аңлатыгыз. Тынычлыгыгызны саклагыз, аңлаешлы сөйләгез, куркуга бирелмәгез;
– булдыра алсагыз – килеп чыккан хәлнең характерын һәм урынын аңлатыгыз (беләсез икән – төгәл адресын);
– шул урынга ничек тизрәк барып җитәргә була һәм аның янында нәрсә урнашканын аңлатыгыз;
– операторның сорауларына кыска һәм аңлаешлы җавап бирергә тырышыгыз. Кыска һәм аңлаешлы җаваплар операторга ашыгыч ярдәм күрсәтүне төгәл билгеләү өчен кирәк.
Ашыгыч хезмәт диспетчеры киңәшләренә колак салыгыз, "112" операторы сөйләшүнең тәмамлануын белдермичә, телефон трубкасын куймагыз. Сөйләшү тәмамлангач, әле генә үзегез шалтыраткан телефоннан башка номерларга шалтыратмый торыгыз. Операторга өстәмә мәгълүмат кирәк булуы ихтимал яки сезгә берәр киңәш бирү зарурлыгы килеп туар. Фаҗига урынындагы хәл үзгәргән очракта (яхшырса яки начарайса), “112” номеры буенча тагын бер тапкыр шалтыратыгыз