Көннәрнең бик эссе торуы үзеннән-үзе райондашларыбызны су янына этәрә. Ләкин районыбызда су коенырга рөхсәт ителгән бер генә сулык та плотина яки елга да юк. Бу хакта авыл җирлеге башлыклары халыкны кисәтеп, сулыклар янына «Су коенырга ярамый» дигән элмә такталар да урнаштыралар.
Шуңа да карамастан, Кара Күл, Сосна, Көек плотиналары бүгенге көндә райондашларыбызның иң яратып йөри торган су коену урыннары булып тора. Аннан тыш Субаш, Түнтәр, Сәрдек, Куныр, Шубан, Бөрбаш, Нормабаш, Салавыч, Шода, Арбор авылларында да плотиналар бар. Су коенырга теләүче яки гаиләсе белән су янына ял итәргә баручы һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен дә исләреннән чыгармасыннар иде. Чөнки соңгы араларда гына да республикабызда күпме баланың гомере суда өзелде. Шуңа да әти-әниләр балаларын үзләрен генә су янына җибәрмәсеннәр, уяу булсыннар.
Җирлекләрдәге хәлләр белән танышу, су коенучыларга саклык чаралары турында сөйләп, тагын бер кат исләренә төшерү максатыннан, комиссия булдырылып, рейдлар ясалачак.
Чыганак: http://www.baltaci.ru/tt/component/k2/item/13335