Хәзерге көндә авыл хуҗалыгы тармагының терлек азыгы әзерләү өлкәсендә хезмәт к уючылар өчен “кызу” чор. Терлек азыгы хәзерләү кампаниясе тулы куәтенә бара. Дөрес, тиешле срокка, ягъни, 15 июньгә күпьеллык үләннәрнең беренчел катын чабып-урып бетерүне башкарып чыга алмадылар. 21 июньдә башкарылган эш күләме күрсәткечләреннән күренгәнчә, иж беренчелщрдщн булып, 13җәмгыятьтә эш төгәлләнде. Алдынгылар рәтендә “Татарстан”, “Сорнай”, “Бөрбаш”, “Яңа тормыш”, “Сосна”, “Смәел”, “Игенче”, “Арбор”, “Борнак”, ”Дуслык”, “Алга”, “Кама”, “Маяк” җәмгыятьләре.
Ә 22 июньгә алынган нәтиҗәләр буенча район кырларында күпьеллык үләннәрнең беренчел каты чабылып бетте. Барлык эш 16 мең 460 гектар мәйданда башкарылды. 42 мең 20 тонна сенаж, шуның 1520 тоннасы төргәкләү ысулы белән әзерләнде һәм 5 мең 830 тонна печән запасы булдырылды.
Иң беренчеләрдән булып терлек азыгын әзерләүгә керешкән “Кызыл юл” җәмгыятенең май ае азагында ук урган мәйданнарда бүгенге көндә 35 см. биеклектә икенчел кат люцерна үсеп килә. Шулай ук Сабантуйга кадәр урылган кырлар да калышмый. Аларда исә яшел массаның биеклеге 30 сантиметрны тәшкил итә.