16 июнь көнне “Хыял” яшьләр үзәге белгечләре районның “Романтик” лагерында ял итүче балалар өчен “Күңелле стартлар” дип аталучы күңел ачу чаралары оештырды. Балалар һәм яшүсмерләр спортка карата булган мөнәсәбәтләре аша “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дигән теманы яктыртып, наркотикларга, начар һәм зарарлы гадәтләргә каршы булуларын белдерделәр.
Балалар сигезәр кешелек дүрт командага бүленеп, көч сынаштылар. Катнашучылар үзләре дә, көч биреп торучы иптәшләре дә бу чарадан канәгать калдылар.