Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, 16 июньдә “Факел” яшүсмерләр клубы белгечләре бистәнең СМУ микрорайонында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен тренинг үткәрделәр. Яшь буын интеллектуаль уеннар аша зарарлы гадәтләрнең зыяны хакында белделәр. Чара азагында балалар “наркотиклар кулланмас өчен 10 сәбәп” не ачыкладылар. Әлеге уен формасында үткәрелгән тренингтан алар бик күп файдалы мәгълүмат алып таралыштылар
14 июнь - "Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне"ндә «Хыял» яшьләр үзәге Норма мәктәп яны лагерында спорт һәм күңел ачу уеннары үткәрде.
Бүген – 16 июнь көнне район Балтач район башкарма комитетының утырышлар залында Балтач муниципаль районының Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышта план нигезендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
16 июнь көнне күренекле шәхес, районыбызныӊ социаль-иктисади үсешенә зур өлеш керткән Марат Готыф улы Әхмәтовның гомер бәйрәме. Аӊа районыбыз халкы исеменнән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләү сүзләрен җиткерә:
10 июнь көнне Карадуган авыл китапханәсендә, көне уңаеннан Русия, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе каршында оештырылган җәйге лагерьга йөрүче 50 белән укучы “Чишмәләрнең тавышы җырлы” исемле тематик кичә үткәрелде.
Укучыларга чишмәләребезнең табигый байлык булуы, аларның кадерен белергә кирәклеге турында сөйләнде. Якташ язучыларыбызның чишмәләр турында язган шигырьләре , җырлары тыңланды. Авылыбызның чишмәләре хакында да әйтелеп үтелде
13 июнь көнне Шубан авыл китапханәсе җәйге каникулга кайтучы балаларны кабул итте. Балалар каникул чорына укыласы китапларын барладылар һәм Россия көне уңаеннан "Россия - зур дәүләт ул" викторина-уен оештырылды. Балалар бик канәгатъ калдылар.
Балтач ЗАГС бүлегендә һәр ай саен үткәрелә торган, гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 15 июнь көнне танталы рәвештә Балтачның 14 яше тулган 5 яшь гражданына паспорт тапшырылды.
Паспорт алу яшь кеше гомерендә мөһим, зур вакыйга булып тора. Бу вакыйга яшь гражданның балигъ булып, мөстәкыйльлеккә ирешүенең башы, чөнки паспорт – теләсә кайсы ил гражданының шәхесен раслаучы юридик документ ул.
Кариле авылында яшәүче Зәйтүнә Гайфетдин кызы Садыйковага 15 нче июнь көнне 95 яшь тулды.
15 июнь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе үзендә Шубан төпбелем бирү мәктәбе каршында оешкан лагерь балаларын кабул итте. Кунакларны китапханә заллары, китап фонды, төзелгән китап күргәзмәләре белән таныштыргач,балалар экологиягә багышланган “Ямьле табигать кочагында” исемле викторинада көч сынаштылар. Чарадан соң балалар китапханәнең уку залында журналлар, энциклопедияләр карап, белемнәрен арттырдылар.
Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!
Җәй башы – бар тереклекнең уянып, ямьгә төренгән, яңа тормыш башлаган мәле. Шушы чорда бар халык элек-электән язгы кыр эшләре тәмамлангач, бер мәйданга җыелып бәйрәм итә торган булган. Бу күренеш һәр милләт халкына да хас.