Бәйрәмегез белән Марат Готович!

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Марат Готович!

 

Сезне үзегез хөрмәт иткән һәм яраткан, Сезне әле дә үзенеке дип санаган Балтач районы халкы исеменнән олы гомер бәйрәмегез  белән ихлас күңелдән котлыйм.

 

Сез, бәрәкәтле хезмәт юлыгызны Балтач районында башлап, республикабыз күләмендә югары дәүләт җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән олпат шәхес. Яшьлегегез, гомерегезнең канатлы, энергиясе ташып торган 23 елы безнең төбәккә багышланган. Колхозда гади терлекчелек белгече булып эшләү, районның иң артта калган колхозларының берсен җитәкләп, аны районда иң алдынгылар сафына бастыру, партия райкомының икенче секретаре, беренче секретаре, халык депутатларының район Советы рәисе постларында эшләп, район хакимияте башлыгы дәрәҗәсенә ирешү – ул елларның һәр көне гади хезмәт кешеләре арасында кайнап, шуларның көндәлек мәшәкатьләре, якты омтылышлары, изге гамьнәре белән өретелгән.

 

Югары постта да республикабыз абруен күтәрү, аның җитештерү потенциалын үстерү, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүнең тотрыклы үсешен тәэмин итү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барасыз. Балтачта эшләгән елларда туплаган бай тәҗрибәгез бүгенге олы вазыйфагызда күркәм нәтиҗәләргә ирешүдә бәрәкәтле нигез булгандыр дип уйлыйм.

 

Сез әле дә Балтачны – үзегезнең хезмәт юлына аяк баскан игелекле төбәкне онытмыйсыз,  киңәшләрегез, ихлас ярдәмегез, җылы мөнәсәбәтегез белән безне рухландырып торасыз. Безнең бүгенге хезмәт уңышларыбызда да Сезнең йөрәк җылыгыз бар. Балтачлылар моны тоя һәм үтә җаваплылык белән хезмәт итә, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешә. Монысы өчен тагын бер кат олы рәхмәт Сезгә!

 

Хөрмәтле Марат Готович!  Сезгә үткәндәгесе кебек үк бәхетле һәм нәтиҗәле гомер телибез. Гаилә тулылыгы, тигезлеге, дусларыгызның җылы карашы, күңел көрлеге, саулык-сәламәтлек юлдаш булсын!

 

Олы ихтирам белән Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International