Зәйтүнә Гайфетдин кызы Садыйковага 15 нче июнь көнне 95 яшь тулды.

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

   Кариле авылында яшәүче Зәйтүнә Гайфетдин кызы Садыйковага 15 нче июнь көнне 95 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин, Тимирязев исемендәге колхоз рәисе Булат Исрафиловлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан  бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International