Хөрмәтле балтачлылар! Сезне «Хезмәт кешесе» федераль проекты һәм «кадрлар» илкүләм проекты кысаларында уза торган «Һөнәре буенча иң яхшы»һөнәри осталык конкурсында катнашырга чакырабыз.
Катнашу өчен белгечлек буенча кимендә 3 ел эш стажы кирәк. Гаризаны белгеч тә, эш бирүче дә бирә ала-моны конкурс башланырга 5 көннән дә соңга калмыйча сайтта эшләргә кирәк: https://konkurs.trudvsem.ru.
Узган ел йомгаклары буенча татарстанлылар 2 беренче, 2 икенче һәм 3 өченче урынны яуладылар.
Һөнәрләрнең тулы исемлеге һәм нечкәлекләре — сайтта: https://luchshiy.trudvsem.ru/luchshiy/all_nominations.
Якындагы конкурслар мисаллары:
Ветеринария фельдшерлары: гаризалар 11 июньгә кадәр кабул ителә, конкурс 17-18 июньдә Н. Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе базасында уза.
Электромонтерлар: гаризалар 13 майга кадәр кабул ителә, конкурс 18-19 майда «Алабуга»икътисадый зонасы базасында узачак.
Барлык катнашучыларга уңышлар һәм яңа һөнәри җиңүләр телибез!