Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!
Җәй башы – бар тереклекнең уянып, ямьгә төренгән, яңа тормыш башлаган мәле. Шушы чорда бар халык элек-электән язгы кыр эшләре тәмамлангач, бер мәйданга җыелып бәйрәм итә торган булган. Бу күренеш һәр милләт халкына да хас. Удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз да елның-елында зурлап үзләренең милли бәйрәме – “Гырон быдтон”ны үткәрә. Эшкә тырыш, бердәм, милли җанлы удмурт халкын бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бәйрәм рухы күңелләргә сүнмәс дәрт иңдерсен. Һәр йортка иминлек, сәламәтлек, тормышларында бәхет-шатлыкларның мулдан булуын, хезмәт үрләрендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телим. Районыбыз халкы ирешкән уңышларда сезнең дә керткән өлешегез бихисап зур. Киләчәктә дә бергә-бергә яшәргә һәм эшләргә язсын.