Норма авылы балалары наркотикларга каршы.
14 июнь - "Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне"ндә «Хыял» яшьләр үзәге Норма мәктәп яны лагерында спорт һәм күңел ачу уеннары үткәрде.
Һәрбер уенда балалар бик актив катнаштылар һәм үзләренә тиешле бүләкләрне дә алдылар. Шулай ук мондый чара үткәргәнгә рәхмәт сүзләрен дә ирештерделәр. Чараның ахырында балалар «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» дигән лозунг астында плакатлар ясадылар.