30 август - Татарстан республикасы көне уңаеннан, Балтач үзәк китапханәсе каршында чәчәк бәйләмнәреннән, композицияләрдән, табигать могҗизаларыннан "Алтын көз - 2016" күргәзмәсе оештырылды
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!
1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Шушы вакыт аралыгында безнең яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз.
26 августта мәдәният үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Аның эшендә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри мәгариф идарәсе җитәкчесе Илдар Мәхмүт улы Яруллин катнашты.
Быелгы киңәшмә “Балтач муниципаль районының мәгариф системасы: үсеш нокталары һәм юллары” дигән темага багышланып, төп доклад белән район мәгариф идәрәсе җитәкчесе Алия Зәкиева чыгыш ясады.
25 август көнне Балтач гимназиясе базасында районның башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты кысаларында Мәскәү шәһәренең “Академкнига/Учебник” нәшриятенең фәнни-методик бүлек методисты Карпеева Ирина Вячеславовна, региналь үзәк җитәкчесе Радачинская Эльвира Сергеевна һәм мәгарифне үстерү институты методисты Сагдиева Ильсия Тәлгат кызы катнашында “Заманча дәресне проектлаштыру
Кариле авылында яшәүче Гөлмәнвәр Хәбибулла кызы Фазылҗановнага 28 нче август көнне 90 яшь тулды.
25 август көнне, төштән соң Бөрбаш Сәрдегәне авылында янгын чыкты. Көчле ялкын белән шактый көрәштеләр, әмма аның нәтиҗәсе генә бик үкенечле булды. Ике хуҗалыкның йорты, каралты-курасы кара көлгә әйләнде, ә ике хуҗалыкның каралты-курасы янып бетте
26 август көнне район башлыгы каршында эшләп килүче террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды
2016 нче елның 26 нчы августында “Парк һәм скверлар” программасы кысаларында Балтач районын “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар “Йорт хайваннарын тәрбияләү” исеме астында лекция тыңладылар.
2016 нчы елның 25 августында “Социаль туризм” программасы кысаларында Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге ял итүчеләр «Халыклар дуслыгы» музеенда булдылар.
2016 нче елның 24 нче августында “Парк һәм скверлар” программасы кысаларында Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар белән биредә эшләүче хезмәткәрләр нарат күркәләре җыйдылар.