Бөрбаш Сәрдегәне авылында көчле янгын булды.

2016 елның 27 августы, шимбә

25 август көнне, төштән соң Бөрбаш Сәрдегәне авылында янгын чыкты. Көчле ялкын белән шактый көрәштеләр, әмма аның нәтиҗәсе генә бик үкенечле булды. Ике хуҗалыкның йорты, каралты-курасы кара көлгә әйләнде, ә ике хуҗалыкның каралты-курасы янып бетте. 

Хөрмәтле районашлар, көннәр бик коры тора. Сак булсак иде. Гомер буе җыйган малларыбызның мизгел эчендә кара көлгә калуына юл куймыйк!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International