ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә, районыбыз кырларында санаулы гектарлар калып бара. Ләкин киләсе ел уңышына нигез салу быелдан ук башлана.  Җир дөрес эшкәртелгәндә һәм уңдырышлы булганда гына зур уңышка ирешергә мөмкин.   Туфракны көзен дөрес эшкәртү технологиясе хакында тәҗрибә уртаклашу уңаеннан, 23 август көнне “Сорнай” җәмгыяте кырларында семинар-киңәшмә узды

Чепья балалар китапханәсенә  җәй көне кече яшьтәге китап укучылар өчен махсус җиһазлар кайтты. Уңайлы итеп эшләнгән урындык, өстәл, киштәләрне һәркем ошатты. Балалар рәсем ясыйлар, укыйлар, хәрефләр, саннар өйрәнәләр.


23
август, 2016 ел
сишәмбе

Балтачта 21 август көнне бөртекле һәм кузаклы  культураларны урып-җыю тәмамланды. Тулаем 105 мең 600 тонна ашлык җыеп алынды.

Алдагы көннәрдә рапс  сугып бетерү  бурычы  тора. Ул Уңыш, Тукай һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда гына калып бара. Озакламый  кукуруз алу да башланачак.


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

Август аенда татарстанлылар, шул исәптән Балтач  халкы да бер көнгә күбрәк ял итәчәк. 

“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

 

22 август көнне Балтач үзәк китапханәсе каршында, 22 август- Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан, район халкына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Үзәк китапханә каршында эшләүче “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубы әгъзалары тозлы камырдан Россия флагы ясадылар.

17 нче август көнне Ор авылы балалар мәйданчыгында Шеңшеңәр авыл китапханәчесе китап сөюче балалар өчен яңа кайткан китапларга һәм журналларга күзәтү үткәрде.

17 нче август көнне Шеңшеңәр һәм Ор мәдәният йорты коллективлары китапханәче белән берлектә “Маяк” күмәк хуҗалыгы ындыр табагында игенчеләргә төшке аш вакытында ял концерты тәкъдим иттеләр.  Ор авыл клубында эшләп килүче бию түгәрәгенә йөрүче балалар матур, дәртле биюләре белән сөендерсә, Равилә апа Нәбиева үзенең моңлы тавышы белән тыңлаучыларны әсир итте. Нәфис сүз осталарын да җылы кабул иттеләр. Китапханәче көндәлек республика һәм район яңалыклары белән таныштырды. Игенчеләр исеменнән ындыр табагы мөдире дә матур ял концерты оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде.

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне  турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. 

18 август көнне район ветеринария берләшмәсендә һәм авылларда хезмәт куючы ветеринария табиблары Арча районында республикакүләм ветеринария табиблары җыенында катнашып кайттылар.  Сабантуйны хәтерләтүче бу җыенда алдынгы берләшмәләрне, мактаулы белгечләрне, конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, күңел ачу чаралары һәм ярышлар да үткәрелде.


19
август, 2016 ел
җомга

17 август көнне "Казанский репортер"  һәм «Татар-информ» электрон басмаларында  “В Балтасинском районе водитель комбайна выпал из кабины и попал под колесо” һәм  “Балтачта комбайн астында калган ирне Республика клиник сырхауханәсенә китергәннәр. 29 яшьлек ир авыр хәлдә.” дигән язмалар дөнья күрде һәм республика матбугат чараларына таралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International