Балтачта бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды.

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Балтачта 21 август көнне бөртекле һәм кузаклы  культураларны урып-җыю тәмамланды. Тулаем 105 мең 600 тонна ашлык җыеп алынды.

Алдагы көннәрдә рапс  сугып бетерү  бурычы  тора. Ул Уңыш, Тукай һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда гына калып бара. Озакламый  кукуруз алу да башланачак.

Урып-җыю эшләре белән беррәттән хуҗалыкларда туфрак әзерләү эшләре дә тулы куәтенә бара. Август аенда ук җирне сөрү дымны саклап кала. Көзен туңга сөрелгән җирләр парга калдырылган мәйданнарга тиң, диләр.

Бер үк вакытта киләсе ел уңышына нигез салу эшләре дә дәвам итә. Хәзерге  көндә игътибар үзәгендә көзге чәчү мәсьәләсе тора – барлык 12 мең 700 гектарның  яртысында бөртекләр җир куенына салынган.

“Барлык хуҗалыкларга да көзге чәчүне ашыктырырга кирәк. Көзен чәчеп калдырган хуҗалыклар отачак кына. Быелгы җәйдә корылык күзәтелде, ә көзен чәчеп калдырылган чәчүлекләр корылыкка бирешми, аны җиңел кичерә, димәк, уңышы да күбрәк булачак дигән сүз”, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International