Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!
1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Шушы вакыт аралыгында безнең яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз.
Шунысы куанычлы: халкыбыз арасындагы яхшы мөгамәлә сакланып калды. Милли үзенчәлекләрнең һәм әхлакның кыйммәте арта. Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм милләтара татулык хөкем сөрә.
Россия һәм республика күләмендә гамәлгә ашкан программалар республикабызның, шул исәптән районыбызның социаль-икътисадый мәсьәләләрен хәл итүгә этәргеч ясый. Райондашларыбыз бу программалардан файдаланып, тормыш-көнкүрешләрен язшыртуга ирешәләр. Яшь буынны рухи һәм физик яктан сәламәт итеп күрергә телибез, моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгына игътибар артты. Балтачлылар, гадәттәгечә, хезмәттә сынатмыйлар. Авыл хуҗалыгындамы, башка тармактамы – кайда гына эшләсәләр дә, тырышып хезмәт куялар. Шушы фидакарьлекләрегез өчен сезгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм һәм бәйрәм белән котлыйм.
Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәвегезне телим.
Рамил Нотфуллин, муниципаль район башлыгы.