Гөлмәнвәр Хәбибулла кызы Фазылҗановнага 28 нче август көнне 90 яшь тулды.

2016 елның 28 августы, якшәмбе

   Кариле авылында яшәүче Гөлмәнвәр Хәбибулла кызы Фазылҗановнага 28 нче август көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамиль Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин, Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыгының профосоюз комитеты рәисе Наил Мардановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International