2016 нче елның 24 нче августында “Парк һәм скверлар” программасы кысаларында Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар белән биредә эшләүче хезмәткәрләр нарат күркәләре җыйдылар. Җыйналган күркәләр белән “Хәйрия аллеясы”ндагы сукмаклар һәм чәчәк түтәлләре бизәлде, ә калган материаллар хезмәт терапиясе дәресләрендә әйберләр ясауда кулланылачак.