ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

30 август,  Республика һәм шәһәр көне уңаеннан, Балтач авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан  «Алтын көз-2016» бәйгесе  уздырылды.

Үзәк китапханә каршында оештырылган күргәзмәгә шәхси хуҗалыкларда үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимешләр куелды,  күргәзмәне райондашлар  иҗат иткән композицияләр, матур матур чәчәк бәйләмнәре  бизәде. Бәйгегә район авылларыннан 61 кеше катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре:

«Иң матур композиция»

1 урын- «Көзге олау»- Айсылу, Айнур Галиевлар- Шешеңәр авылы;

                «Кәбестә дип ялгышмагыз, куян кызы булам мин»- Маннанова Илүзә- Кили авылы;

2 урын «Картлык-шатлык»- Хусаинова Инзилә- Борбаш авылы

                «Табигать кочагында»-Самигуллина Әлфинә- Нөнәгәр авылы

3 урын   «Күл буе»- Зарипов Ислам-Борнак авылы

                 «Зәңгәр күлдә ташбака һәм гүзәл кош»- Нургалиева Гөлдания-Чутай авылы

«Иң матур чәчәк бәйләме»

1 урын  Шакирҗанова Фирдания- Шода авылы

2 урын  Акберова Миләүшә –Дорга авылы

              Габдуллина Лидия- Борнак авылы

3 урын  Галиева Зөлфирә- Көек авылы

               Зиатдинова Халисә- Салавыч авылы

«Табигать могҗизасы»

1.«Пустынный цветок»- Хафизов Наиль- Ярак-Чурма

2.  Ильдус һәм Эльвира бакчасында үскән гигант яшелчәләр- Кенәбаш авылы

Җиңүчеләрдән тыш бәйгегә  һәр катнашучы бүләкләнә

2 сентябрь көнне 3-сентябрь-Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек  көне уңаеннан Балтач үзәк китапханәсендә “Терроризм –основная угроза XXI века” исемендә китап күргәзмәсе эшләнеп, төрле яшьтәге китап укучыларга тәкъдим ителде.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

         2016нче елның 1 нче сентябрендә Татарстан республикасы буенча барган терроризмга каршы көрәш көнен үткәрү планы кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге  тернәкләнүчеләргә янгын бүлекчәсе участок командиры Габдулла Ганиев һәм полиция бүлеге вәкиле Эдуард Файзрахманов белән мавыктыргыч-физрультура чарасы уздырылды.

 

 

2016 елның 31 нче августында Балтач районы “Наз” тернәкләндерү булекчәсендә ял итүчеләргә “Уныш бәйрәме” уздырдылар.

Район башкарма комитетының юридик бүлеге һәр пәнҗешәмбе көнне 14:00 - 16:00 сәгатьләрдә билегеле бер категория гражданнарга (аз керемле гаиләләргә, I һәм II төркем мөмкинлеге чикле гражданнарга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Хезмәт ветераннарына, Хезмәт Геройларына, тулы булмаган гаиләдә үсүче балаларга, инвалид балаларга, опекага яки уллыкка бала алырга теләүче гаиләләргә, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга, чернобыльчеләргә һ.б.) бушлай юридик ярдәм күрсәтә. 
Ярдәм күрсәтү алдан язылган исемлек буенча алып барыла. 

Белешмәләр өчен телефон: 8(84368)2-54-37

29 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге тантаналы чарада безнең районның Куныр авылыннан Ания һәм Хәмит Гәрәевлар гаиләсе дә катнашты.


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бәйрәм көнендә Кариле авылында гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, 92 яшьлек Әминә Сәләхетдин кызы Нигъмәтҗановага салынган яңа йортны тапшыру тантанасы булды

30 август – Республика көнен билгеләп үтү уңаеннан, Балтачта истәлекле вакыйгалар күп булды. Көндезге сәгатьләрдә район башлыгы Рамил Нотфуллин башкалабыздан килгән бертөркем мөхтәрәм кунакларны каршы алды. Кунакларыбыз – РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры, якташыбыз Марат Бариев, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар

"Сабантуй" паркына бәйрәмгә җыелган райондашларыбыз ат чабышын тамаша кылды. 5 төрле чабыш оештырылды. 
 

Зур төзелешләрдән соң гаҗәеп матур хәлгә китерелгән "Сабанитуй" ял һәм спорт паркында бәйрәм гөрләде. Һава торышының салкынча булуы да бәйрәм рухын төшерә алмады. Төштән соң райондагы оешма-учреждение, авыл җирлекләре командалары арасында спорт уеннары булып узды. Алар гаиләләр ярышы, стритбол, пляж футболы һәм волейболы, бадминтон, аркан тарту һәм шахмат кебек уеннарда көч сынаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International