ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балтачлылар Яңа елга кадәр башкала халкын авыл-хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп торачак. Районның  авыл хуҗалыгы  продукциясе җитештерүче җәмгыятьләре,  шәхси эшмәкәрләр,  фермер хуҗалыклары, Балтач сөт-май комбинаты, “Агрохимсервис”,  “Хәләл”  индустриаль парк һәм башка оешмалар һәр ел саен ярминкәләрдә актив катнашып, ярдәм итеп торалар. Шулар арасыннан шәхси эшмәкәр Рәмзия Закировага, Фәрит Әхкямовка, Айдар Сәмигуллин, Володя Филиповка, район кулланучылар җәмгыятенә һәм  көн дәвамында үзләренең  дәртле җырлары белән  сатып алучыларның күңелләрен  күтәреп, концерт номерлары тәкъдим иткәннәре өчен район мәдәният  бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

7 сентябрь көнне районның хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча  булган координацион совет утырышында көн тәртибендә беренче “Арбор” җәмгыятендә комбайнчы белән килеп чыккан бәхетсезлек очрагы сәбәпләрен ачыклау мәсьәләсе каралды.

2016 нче 7 нче сентябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә  тернәкләнү узучы 15 инвалид  Габдулла Тукайның  Дәүләт әдәби-мемориаль  комплекс музеенда экскурсиядә булдылар.

3 ай вакыт калып бара - әзерлекне бүгеннән башларга!!!

Республикада ел башыннан этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү, сату, аларны куллануны чикләү буенча федераль закон гамәлгә керде. Республиканың шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә кулланучыга сатылган һәр шешә хәмерне мәҗбүри рәвештә ЕГАИС системасында теркәү бурычы куелган иде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев әлеге системага 10 декабрьгә кадәр авыл җирлекләрендәге сәүдә нокталары да кушылып бетәргә тиеш булачак, дип белдерде. Бу хакта бүген – 7 сентябрь көнне видеоконференция режимында үткән чираттагы киңәшмәдә сүз барды. Анда район эшмәкәрләр советы әгъзалары, шәхси эшмәкәрләр һәм сәүдә нокталарында хезмәт куючы баш хисапчылар да катнашты. 


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре өчен үткәрелгән бәйгедә Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финалга чыкты. 
 


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген – 5 сентябрь көнне районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре  бәрәңге уңышын җыеп алуга кереште.  Быел бәрәңге район буенча барлыгы 318 гектарда гына  игелгән,  8  хуҗалык кына утыркан аны.  Җәйнең  коры килүе сәбәпле,  уңышы да куанырлык түгел.

3 сентябрь көнне район мәдәният үзәге янындагы мәйданда районыбыз халкы өчен гаять тә үзенчәлекле көн булды. Күктән яңгыр явып торса да, халыкның күңеле күтәренке иде. Бүген Россиядә “Терроризмга каршы теләктәшлек һәм соледарлык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан әлеге мәйданда иминлек бәйрәме үтте. Казан артистлары Артур&Марат дуэты һәм "Кыю кызлар" коллективы катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. Илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын дигән, ихлас изге теләктән, балалар күк йөзенә тынычлык символы булган ак күгәрченнәр очырдылар. 


3
сентябрь, 2016 ел
шимбә

2016 нчы елның 3 нче сентябрендә терроризмга каршы һәм бердәмлек көне уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр “Беслан балалары” исемле документаль –тематик видеофильм карадылар. 

3 сентябрь көнне бистәдә терроризмга каршы чаралар үтәчәк.
Иртәгә сәгать11.30да Балтач бистәсендә, район мәдәният үзәге каршында РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар белән очрашу үтә, шунда ук терроризмга каршы чаралар да уздыру каралган. 
Иминлекне саклау мәсьәләләре һәрберебез өчен дә уртак, шуңа күрә ничек уяу һәм сак булырга кирәклеген белеп тору өчен уздырылучы чараларда актив катнашырга чакырабыз!


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 2 нче сентябрендә Татарстан Республикасы буенча бара торган терроризмга каршы һәм бердәмлек көне уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач районының җинаять эзәрлекләү вәкиле Ленард Сәгъдиев, христиан дине вәкиле Георгий атакай һәм ислам дине вәкиле Гөмәр хәзрәт катнашында “Ничек терракт корбаны  булмаска?” исеме астында очрашу булып узды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International