Бүген – 5 сентябрь көнне районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре бәрәңге уңышын җыеп алуга кереште. Быел бәрәңге район буенча барлыгы 318 гектарда гына игелгән, 8 хуҗалык кына утыркан аны. Җәйнең коры килүе сәбәпле, уңышы да куанырлык түгел.
Бәрәңге игелгән мәйданның иң зурысы “Татарстан” җәмгыятендә – 100 гектар, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә – 50 гектар, “Бөрбаш”та – 37, аннан бераз калышып, “Сосна” белән “Игенче” дә 30 шар гектар, “Сорнай” белән “Смәел”дә – 20 шәр, ә “Яңа тормыш” та нибары 12 гектар мәйданны гына били.
Иң беренчеләрдән булып, бүген кырга “Бөрбаш” хуҗалыгы чыкты. “Бездә бәрәңге барлыгы 37 гектарда гына утыртылган. Комбайн белән ала башладык. Контроль тикшерүдән күренгәнчә, гектарыннан 170 центнер уңыш чыкты”, ди җәмгыять белгечләре. Шулай ук “Татарстан”, “Смәел”, “Игенче” , Тимирязев исемендәге хуҗалыклар да эшкә кереште