2016 нчы елның 2 нче сентябрендә Татарстан Республикасы буенча бара торган терроризмга каршы һәм бердәмлек көне уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач районының җинаять эзәрлекләү вәкиле Ленард Сәгъдиев, христиан дине вәкиле Георгий атакай һәм ислам дине вәкиле Гөмәр хәзрәт катнашында “Ничек терракт корбаны булмаска?” исеме астында очрашу булып узды. Чарада катнашучылар терроризм һәм экстремизм буенча туган кирәкле сорауларга җавап табып, төрле мәсәләләргә ачыклык кертеп, әңгәмәне тагын да җанлырак итәргә булыштылар.Әлеге очрашу барлык тернәкләнүчеләргә дә файдалы булды.