ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балтачлылар 17 сентябрьдән башлап, Яңа елга кадәр башкала халкын авыл-хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп торачак. Районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче җәмгыятьләре, шәхси эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары, Балтач сөт-май комбинаты, “Балтач агрохимсервис”, “Хәләл” индустриаль парк һәм башка оешмалар һәр ел саен ярминкәләрдә актив катнашып, ярдәм итеп торалар. Шулар арасыннан шәхси эшмәкәр Рәмзия Закировага, Фәрит Әхкямовка, Айдар Сәмигуллинга, Володя Филиповка, район кулланучылар җәмгыятенә һәм көн дәвамында үзләренең дәртле җырлары белән сатып алучыларның күңелләрен күтәреп, концерт номерлары тәкъдим иткәннәре өчен район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез. 

Казанда бүген - 15 сентябрь көнне  “РИТЭК”  җәмгыятенең  һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясалды. Конкурска нәтиҗәләр чыгару тантанасы “Пирамида” комплексында булды.

    2016 нче елның 15 сентябрь көнне районыбызнын инвалид-балалар тәрбияләүче әниләре Корбан бәйрәменә багышланган хәйрия чарасында катнаштылар.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Хөснетдинов Азат җитәкчелегендәге команда республикакүләмендә уздырылган туризм ярышында 1нче урынны яулады

Балтач районының мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Картинг” түгәрәгенә йөрүче укучыбыз – Галиев Ильназ Сабада узган республикакүләм картинг ярышында 7 нче урынны яулады


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 12 сентябрендә “Яхшы эшләр эстафетасы - көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” исемендәге “Мәрхәмәтлелек” акциясе  кысаларында «Наз» тернәкләндерү  бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм инвалидлар Чепьяда урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар. 


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

9 сентябрь көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында, өлкән яшьтәге китап укучыларның өйләрендә булып газета-журналлар, китаплар бирүне оештырдылар.

Матур, кызыклы, мавыктыргыч җәйге каникуллар да үтеп китте. Укучы балалар мәктәпкә көч җыеп, ял итеп, матур әдәбият укып киттеләр. Аеруча  башлангыч сыйныф укучылары Чепья балалар китапханәсендә еш булдылар, чараларда катнаштылар. "Солнышко"  мәктәп яны лагерена йөрүче балалар исә   туган авыл табигатенә багышланган "Кто живет и что растет" чарасында катнаштылар.

Соңгы көннәрдә һава торышы бозылып, яңгырлар да явып торды. Ләкин бу авыл хуҗалыгы тармагындагы көзге җир эшкәртүгә күпмедер күләмдә аяк чала. Бүгенге көндә җәмгыять басуларында туфракны туңга сөрү, төп эшкәртү эшләре башкарыла


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 8 нче сентябрендә ДЦ «Волонтер» активистлары “Битараф булмыйк” дип исемләнгән социаль акция уздырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International