2016 нче елның 15 сентябрь көнне районыбызнын инвалид-балалар тәрбияләүче әниләре Корбан бәйрәменә багышланган хәйрия чарасында катнаштылар. Алар өчен «Алан аш» кафесында табын әзерләнгән иде. Һәр катнашучы бәйрәмнән күтәренке күңел һәм бүләкләр белән кайтты. Чараны «Наз» ятим балалар һәм инвалидларны яклау региональ иҗтимагый хәйрия фонды оештырды.