Җир эшкәртүдә тоткарлыклар бар

2016 елның 9 сентябре, җомга

Соңгы көннәрдә һава торышы бозылып, яңгырлар да явып торды. Ләкин бу авыл хуҗалыгы тармагындагы көзге җир эшкәртүгә күпмедер күләмдә аяк чала. Бүгенге көндә җәмгыять басуларында туфракны туңга сөрү, төп эшкәртү эшләре башкарыла.

– Район буенча бушап калган мәйданнарның  22 мең гектардан артыгы эшкәртелде.  “Якты юл”, “Труд”, “Алга”, “Арбор”, “Маяк”, “Дуслык” хуҗалыкларында кукуруз алынасы  мәйданнар гына калып бара.  Тиешле таләпләр буенча, сыйфатлы итеп эшләүче хуҗалыкларны да атап үтәргә кирәк: “Смәел”, “Алга”, “Активист”, “Бөрбаш”, “Борнак” җәмгыятьләре шундыйлардан. Шул ук вакытта алар янәшәсендә акрынрак баручы,  1000 гектардан артык эшкәртелмәгән мәйданнары  булган “Игенче”, “Сорнай”, “Сосна”,  “Татарстан”, “Яңа тормыш”, “Кызыл юл”, “Уңыш”, Тукай һәм Тимирязев исемендәге  хуҗалыклар да бар. Аларга алдагы көннәрдә эш темпын аттырырга кирәк булачак, – дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Мәсхүт Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International