2016 нчы елның 8 нче сентябрендә ДЦ «Волонтер» активистлары “Битараф булмыйк” дип исемләнгән социаль акция уздырдылар. Алар Балтач урамнарына янгын нәтиҗәсендә районыбызның йортсыз, каралты-курасыз калган гаиләләренә ярдәмгә чакыручы игъланнар элеп чыктылар, телдән белешмәләр бирделәр.